Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада 1247 пар өйләнешкән, 803е аерылышкан
63 процент гаилә ун ел да бергә яшәмичә таркалган.
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Узган ел Түбән Кама муниципаль районында 1 247 пар никахын законлы рәвештә теркәгән. Шулай ук 2020 елда 803 пар аерылышкан. Бу хакта ЗАГС идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина инстаграмда үз битендә язып чыкты.
Беренче тапкыр гаилә коручылар 58 процент тәшкил иткән. Элеккеге ир белән хатын арасында язылышу теркәү турында 62 акт язмасы рәсмиләштерелгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Моннан тыш, 2020 елда чит ил гражданнары белән 29 язылышу теркәлгән. Шуларның алтысы (иң күбе) — Төркия гражданнары белән.
Исегезгә төшерик, язылышуны теркәүгә гариза биргәндә «милләт» графасын тутыру мәҗбүри түгел. 521 пар гына үз милләтен күрсәткән. Аларның 40 проценты татарлар, 37 проценты руслар, 20 проценты катнаш никахлар (рус һәм татар), 3 проценты башка милләтләр белән язылышучылар.
63 процент гаилә ун ел да бергә яшәмичә таркалган. 12 пар бер ел бергә яшәүгә үк аерылган. Бер пар нибары дүрт ай гына бергә яшәгән. Бер гаилә пары 44 ел бергә гомер иткәннән соң, аерылышырга булган.
Аерылышуны рәсмиләштергән иң өлкән ир-атка 87 яшь булган, иң өлкән хатын -кызга — 74 яшь.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз