news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабурская Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле белән бергә гражданнарны кабул итә

Районда яшәүчеләр омбудсменның ярдәмчеләре бүлмәсендәге Skype буенча сорау бирә ала.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»).Татарстанда Кеше хокуклары буенча Тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле белән бергә гражданнарны кабул итәчәк. Чара 16 мартка билгеләнгән.

Республикада яшәүчеләр  14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстанда Кеше хокуклары буенча Тулы вәкаләтле вәкил аппаратында сорауларын бирә ала. Очрашуга +7(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Районда яшәүчеләр өчен омбудсменның ярдәмчеләре бүлмәсендәге Skype буенча сорау бирү мөмкинлеге бар.

Моннан тыш, 19 февральдә Сәрия Сабурская Федераль Суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров белән бергә гражданнарны кабул итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100