news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте алдагы озын ял көннәре хакында искәртте

Май аенда беренче ике эш атнасы дүрт көнлек булачак.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Яз һәм хезмәт бәйрәмен, шулай ук Җиңү көнен билгеләп үтүгә бәйле рәвештә россиялеләрне 1-3 һәм 8-9 май көннәрендә озын ял көннәре көтә.

ТАСС агентлыгы Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, шул рәвешле, май аенда беренче ике эш атнасы дүрт көнлек булачак.

«Май аенда ял көннәре, беренче ике эш атнасы дүрт көнлек булу сәбәпле, 1 майдан 3 майга һәм 8 майдан 10 майга кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә, 4-7 һәм 11-14 май көннәрендә эшләячәкбез», - диелә хәбәрдә.

Җәен 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә тагын бер кыска эш атнасы көтә. Бәйрәм шимбәгә туры килә, шуңа күрә ял көнен дүшәмбегә, 14 июньгә күчерделәр.

Ноябрь башында россиялеләрне Халыклар бердәмлеге көнен (4 ноябрь) бәйрәм итү һәм ял көнен шимбәдән (2 гыйнвар) җомгага (5 ноябрь) күчерүгә бәйле рәвештә өч көнлек эш атнасы көтә. Шул рәвешле, 1-3 ноябрь — эш, 4-7 ноябрь ял көннәре булачак.

Билгеләп үтелгәнчә, 2021 елның соңгы эш атнасы пәнҗешәмбе көнне, 30 декабрьдә төгәлләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100