news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Мишустин кайбер һөнәрләр буенча пенсиягә вакытыннан алда чыгуны гадиләштерде

Хәзер эш стажына укыган чор һәм өстәмә һөнәри белем алган дәвер дә кертеләчәк.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин укытучылар, табиблар, очучылар һәм янгын сүндерүчеләр өчен лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу вариантларын киңәйтә торган карарны имзалады.

РИА Новости агентлыгы Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, хәзер эш стажына укыган чор һәм өстәмә һөнәри белем алган дәвер дә кертеләчәк.

Яңа тәртип картлык буенча лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу хокукына ия хезмәткәрләрнең бөтен категориясенә дә кагыла. Шул ук вакытта, әлеге инициатива һөнәрләре даими рәвештә квалификацияне арттыруны таләп иткән кешеләр өчен аеруча актуаль булачак.

«Беренче чиратта, бу – мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре. Моңа кадәр аларның стажында бары тик эштә булу вакыты, вакытлыча эшкә сәләтсезлек дәвере, еллык һәм өстәмә түләнә торган яллар, көмәнле хатын-кызларны зыянлы факторлар йогынтысы янамаган эшкә күчерү чоры гына исәпкә алына иде», - дип искәрттеләр Хөкүмәттә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100