Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирина Волынец социаль челтәрдә теркәлү өчен яшь чикләве кертергә тәкъдим итте
Татарстан балалар омбудсмены депутатлардан балигъ булмаганнарны санкцияләнмәгән митингларга җәлеп итү өчен җәзаны катгыйландыру мәсьәләсен карауны сорады.
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец социаль челтәрләрдә теркәлгәндә яшь буенча чикләү кертергә тәкъдим итте.
«Законнарны үзгәртү өлешендә балигъ булмаганнарны санкцияләнмәгән митингларга һәм күмәк тәртипсезлек оештыруга җәлеп иткән өчен җәзаны катгыйландыру, социаль челтәрләрдә теркәлгәндә яшь буенча чикләү кертү һәм балигъ булмаганнарның әлеге гамәлләренә ата-аналарның рөхсәте турындагы мәсьәләләрне карарга кирәк дип саныйм», — диде Татарстан бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында.
Волынец сүзләренчә, соңгы елларда балаларның мәгълүмати иминлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүне оештыру актуаль була бара.
«Кызганычка, бүген без балигъ булмаганнарны законсыз каршылык чараларына җәлеп итү проблемалары, яшьләр арасында манипуляциягә юнәлтелгән контентны тарату белән очрашабыз», — диде балалар омбудсмены.
Аның фикеренчә, проблеманы балигъ булмаганнарның һәм аларның ата-аналарының хокукый культурасын формалаштырганда яңа системалы алымнар ярдәмендә хәл итәргә, нәтиҗәле коммуникацияләр, остазлык, кире элемтә системалары булдырырга, ата-аналарга балалар белән мөнәсәбәтләрдә ярдәм итүне оештырырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз