Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Греция Россия туристларын 14 майдан кабул итәргә мөмкин
Туристлар вакцинация узарга, аларда антитәнчекләр яки ковидка тест нәтиҗәләре тискәре булырга тиеш.
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Эпидемиологик вазгыять яхшы булса, Греция 14 майга Россия туристлары өчен чикләрен ачарга ниятли. Бу Турыда Греция туризм министры Харис Теохарис ITB 202 халыкара туристлык күргәзмәсендә хәбәр итә.
14 майдан Греция Евросоюз илләреннән генә түгел, ә Россия Белоруссия, Украина туристларын да кабул итәргә планлаштыра. Бу турыда Афина яңалыклар агентлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Апрель башында Евросоюз, шулай ук вакцинацияне актив алып баручы (мисал өчен, Израиль) илләр өчен сынап карау режимында ачарга мөмкин, диде Харис Теохарис.
Бу планнар пандемия шартларын исәпкә алып гамәлгә ашырылачак.
Теохарис потенциал туристларга мөрәҗәгать итеп, Греция аларны 2021 елның җәенә тулы беркетмә белән кабул итәргә әзер диде. Туристлар вакцинация узарга, аларда антитәнчекләр яки ковидка тест нәтиҗәләре тискәре булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз