news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит ил туристлары өчен чикләрен япкан илләр саны билгеле

Аерым алганда 217 юнәлешнең 69ы тулысынча ябык.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). 2021 елда чит ил туристлары өчен һәр өченче ил ябык.

Коронавирусның яңа штаммнары барлыкка килү хөкүмәтне чикләүләрне гамәлдән чыгарудан туктатты. Бигрәк тә Азия-Тын океан төбәгендә һәм Европада катгый кагыйдәләр гамәлдә. Бу турыда Бөтендөнья туристлар оешмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аерым алганда 217 юнәлешнең 69ы тулысынча ябык. Аларның утызы Азия-Тын океан төбәгендә, Европада -15, Африкада -11, Төньяк һәм Көньяк Америкада -10, Якын Көнчыгышта — 3. Чит ил туристлары өчен 34 ил өлешчә ябык.

Күпчелек дәүләт сәяхәтчеләрдән ковидка тест нәтиҗәләрен сорый, килүчеләр өчен карантин кертелә һәм аларның маршрутын контрольдә тоталар. Хәзер мондый таләпләр илләрнең өчтән бер өлешендә гамәлдә, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100