news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәяләр арту турында ялган хәбәр тараткан өчен җаваплылык турында проект әзерләнде

Закон инициативасы авторы имеш-мимеш тараткан өчен җәза рәвешендә штрафка тартырга яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итәргә тәкъдим итә.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Выборный азык-төлек продуктларына бәяләр артуы турында ялган хәбәр тараткан өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итә.

«Известия» газетасы аның тарафыннан әзерләнгән закон проектына сылтама белән шул хакта яза.

«Биредә продуктларның төп төркемнәренә ясалма рәвештә зур ихтыяҗ тудырган һәм әлеге товарларга бәяләрнең кисәк күтәрелүенә сәбәпче булган ялган хәбәрләр тараткан өчен җинаять җаваплылыгы кертү турында сүз бара», - дип искәртте парламентарий.

«Бәяләрнең кисәк күтәрелүендә төп факторларның берсе – азык-төлек продуктларының хакы артуына китерергә яки дефицит тудырырга сәләтле ялган мәгълүмат тарату», - диде Выборный.

Депутат РФ Җинаять кодексының 185.3 маддәсен («Базар белән манипуляция ясау») яңа нормалар белән тулыландырырга ниятли. Имеш-мимеш тараткан өчен җәза рәвешендә физик затларны өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яки 200-500 мең сум, юридик затларны 500-800 мең сум күләмендә штрафка тарту күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100