Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай районы гадел хөкем итүчесе «Ел судьясы» булып танылды
Фәнзилә Динислам кызы 19 ел Аксубай районында гадел хөкем итү вазифасын башкара.

(Аксубай, 9 март, «Татар-информ», «Авыл таңнары» Людмила Жаренова). Аксубай суд районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьясы Фәнзилә Фәхертдинова «Татарстан Республикасында ел судьясы» исеменә ия булды. Аксубай судьясын диплом белән генә түгел, Россия судьялары берләшмәсе медале белән дә бүләкләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Фәнзилә Динислам кызы 19 ел Аксубай районында гадел хөкем итү вазифасын башкара, Ул Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары институты булдыруны башлап йөрүчеләрнең берсе. Һәм бу еллар агымында судья адресына бер генә дәгъва да, кабул ителгән карарларга бәйле бер генә шикаять тә килмәгән.
Аның хезмәте төрле елларда ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты, «Россиядә Суд реформасына 150 ел» медале белән билгеләп үтелүе очраклы түгел.
.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз