news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан вакцина булу турында 48 ялган сертификат ачыкланган

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 187 мең беркетмә төзелгән. 

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ). Узган ел дәвамында Татарстанның 1800 полиция хезмәткәре эпидемиягә каршы таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоткан. Тәртип сакчылары коронавируска каршы вакцина ясату турында 48 ялган сертификат ачыклаган. 

Бу хакта бүген йомгаклау коллегиясендә Татарстанның эчке эшләр министры Артем Хохорин хәбәр итте. 

Узган ел кеше күпләп җыела торган меңнән артык урын, 400 меңнән артык сәүдә, җәмәгать туклануы объектлары, транспорт инфраструктурасы, күңел ачу чаралары тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 187 мең беркетмә төзелгән. 

«Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчеләренә үзара хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсе өчен рәхмәт белдерәм. Эчке эшләр органнарының шәхси составы куелган бурычларның социаль әһәмиятен, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардиядән – тиешле хокукый вәкаләтләр һәм кеше ресурслары белән тәэмин ителгән структуралардан тыш – аларның чишелешен тиешле күләмдә һәм тиешле дәрәҗәдә беркем дә тәэмин итә алмавын аңлап, аларны үтәүгә җаваплы карый», – дип билгеләп үтте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100