Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан сәламәтлек саклау министрына Россия Эчке эшләр министрлыгы медален бирделәр
Марат Садыйков «Хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының «Хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге бүләкне хокук тәртибен ныгытуга, Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итү өчен квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур өлеш керткән, шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгы алдына торган бурычларны үтәүдә ярдәм иткән гражданнар лаек була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз