Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яшәүче пенсионер мошенникларга 500 мең сум акча тапшырган
Җинаятьчеләр зыян күрүчене оныгы авариядә гаепле дип алдый.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Казанда яшәүче 75 яшьлек хатын-кыз мошенниклар кулына 500 мең сум акчасын тапшырган.
4 февраль кичендә пенсионерның өй телефонына елаган тавыш белән билгесез ханым шалтырата һәм аны машина бәрдерүен, ә машина йөртүченең аның аркасында реанимациягә эләгүен хәбәр итә.
Пенсионер ханым аңа оныгы шалтырата дип уйлый. Аннары бер ир-ат шалтырата, ул үзен оныгының адвокаты дип таныштыра, «мәсьәләне җайга салу өчен» 900 мең сорый, югыйсә кызга төрмә срогы яный дип куркыта.
Зыян күрүче үз адресын әйтә һәм 15 минуттан ишеккә «ышанычлы кеше» шалтырата. Пенсионер курьерга 500 мең сум күләмендә булган бөтен акчасын биреп җибәрә.
Соңрак хатын-кыз оныгы белән шалтыратыша һәм аның белән бар да тәртиптә булуы ачыклана.
Әлегә «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз