news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»да Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә журналистлар чакырыла.

«Татар-информ»да Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 3 сентябрьдә, 13:00 сәгатьтә «Татар-информ»да Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе булдыруга багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, композитор, Үзешчән композиторлар берлеге рәисе Риф Гатауллин, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, Илһам Шакировның туганы Руфия Зарипова катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot