Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ләйлә Фазлыева Сovid-19 дан прививканы мәҗбүриләү фактлары турында хәбәр итәргә кушты
Утырыш барышында ул кат-кат вакцинация кешенең үз ихтыярында булуын, прививканы ясатыргамы-юкмы икәнлеге турында кеше үзе карар кабул итүен әйтте.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева коронавируска каршы вакцинациягә мәҗбүриләү фактлары турында хәбәр итүне сорады.
Бүген Татарстанның Иҗтимагый палатасында «Коронавируска каршы прививкалар турында 100 һәм 1 миф» темасына түгәрәк өстәл утырышында вакцинация бары тик кешенең үз теләге белән үткәрелүе турында сүз барды.
«Россия Федерациясендә вакцинация мәҗбүри түгел. Әгәр Татарстанда мәҗбүри вакцинация фактлары булса яки Россиядә прививканы ирексезләп тагу турында белешмәгез булса, коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб тикшерү өчен барлык мәгълүматны кабул итә», — дип белдерде Ләйлә Фазлыева.
Утырыш барышында ул кат-кат вакцинация кешенең үз ихтыярында булуын, прививканы ясатыргамы-юкмы икәнлеге турында кеше үзе карар кабул итүен әйтте.
Бүгенге көнгә Татарстанга коронавирустан 81 мең 122 доза вакцина кайтарылган. 24 меңнән артык кешегә прививка ясалган. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина covid-19 га каршы ныклы күмәк иммунитет булсын өчен, вакцинацияне 60 процентка җиткерү кирәклеген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз