Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш район башлыгы коронавирустан прививканың икенче компонентын ясатты
Актаныш район үзәк хастаханәсенә кайткан 140 вакцина да бүгенге көндә ясалып беткән.
(Актаныш, 9 февраль, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов «Спутник V» вакцинасының икенче компонентын ясатты. Вакцинаның беренче компонентын ясаганга 21 көн узган иде.
Поликлиникага керүгә, иң элек, Энгель Нәвап улының тән температурасын үлчәделәр. Процедуралар бүлмәсендә табибә Эльвира Зәбирова район башлыгының кан басымын үлчәгәннән соң, аннан үзен ничек хис итүен белеште. «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын яхшы кичерүен белгәч кенә Энгель Фәттаховка икенче компонентны ясадылар. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Актаныш район үзәк хастаханәсенә кайткан 140 вакцина да бүгенге көндә ясалып беткән. 123 кеше икенче компонентны да ясатырга өлгергән. Өзлегү очраклары күзәтелмәгән. Бүген-иртәгә хастаханәгә тагын 55 вакцина кайтырга тиеш. Әлеге вакциналарны кадату да үзәк хастаханәдә һәм районның Пучы, Байсар, Суыксу, Такталачык участок хастаханәләрендә башкарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз