news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч белгече «Ел инженеры-2019» республика конкурсында җиңде

Сүтәргә, җыярга, көйләргә, ремонтларга ярата, аңа техниканың ничек эшләве кечкенәдән кызык тоела.

(Питрәч, 9 февраль, «Питрәч-информ», «Алга», Люция Сираҗиева). «Ел инженеры-2019» республика конкурсында «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык» номинациясендә Питрәч районын «Ак Барс» кошчылык комплексы» хезмәткәрләре Ринат Гыйзетдинов һәм Салават Миңнуллин тәкъдим итте. Икесенең дә эше югары бәяләнде, әмма җиңүче булып Ринат Гыйзетдинов танылды.


Күрше балалары белән урамда уйнаргамы, әллә әтисе белән техника янында кайнашыргамы дигәндә, Ринат Гыйзетдинов һәрвакыт икенчесен сайлый торган була. Ул әтисе, механик булып эшләгән әтисенә бик теләп булыша. Сүтәргә, җыярга, көйләргә, ремонтларга ярата, аңа техниканың ничек эшләве кечкенәдән кызык тоела.

Ул Казанга институтка самолет һәм вертолет төзелеше инженер-конструкторы белгечлегенә укырга керә. Дәреслекләр укып кына утырмый ул анда, беренче курстан ук «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖнә комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә урнаша, соңрак аны башка эшкә билгелиләр. Ул «Яшь комбайнчы» медаленә лаек була. 2003 һәм 2004 елларда районның алдынгы аграрийлары исемлеген җитәкли.

Соңрак Ринат Гыйзетдиновны кошчылык фабрикасына чакыралар — башта ул инженер-технолог, ә аннары инкубатор механигы була. 2005 елда фабрика командасы сугым цехын төзү белән ныклап шөгыльләнә башлый. Ринат Гыйзетдинов барысы да килеп чыксын өчен бик тырыша. Заманча техника белән җиһазландырылган цех бер елдан эшли башлый. Бүген, ул көннәрне искә алып, инженер ни өчен 15 ел эш урынын үзгәртмәвен аңлый.

«Эшеңнең нәтиҗәсен күрү зур бәхет ул. Цех өчен мин үз вакытымны, көчемне кызганмадым. Минем өчен бу бала кебек, аның беренче адымына, сүзенә сөенәсең, уңышлары белән горурланасың бит, бу да шулай. Бүгенге көндә цехның эшләвенә генә түгел, ә аның көннән-көн үсүенә дә мин бик шатмын. Һәм без аны камилләштерүне дәвам итәбез», — ди сугым цехы инженер-механигы.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100