news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин: Хәйруллин күп еллар дәвамында үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен яклады

Россия Премьер-министры, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты.

Мишустин: Хәйруллин күп еллар дәвамында үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен яклады
архив tatarstan.ru

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты. Телеграмма ил хөкүмәте порталында бастырылган иде.

Мишустин Айрат Нәҗип улының яхшы тормыш кичерүен, эшкуарлыкта зур уңышларга ирешүен һәм сөт сәнәгатен үстерү өчен күп нәрсә эшләвен билгеләп үткән.

Ил хөкүмәте рәисе сүзләренчә, Хәйруллинның югары профессионализмы, тирән белеме һәм идарә итү тәҗрибәсенә ТР Дәүләт Советында да, Дәүләт Думасында да ихтыяҗ бар иде.

«Күп еллар дәвамында Айрат Нәҗип улы эзлекле рәвештә үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен яклады, агросәнәгать комплексын ныгытуга юнәлтелгән күп кенә мөһим закон проектларының автордашы булды», — диде Премьер.

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин 7 февральдә Куйбышев сусаклагычы бозына Bell 407 вертолетын каты утырту нәтиҗәсендә һәлак булды. Хушлашу чарасы Габдулла Тукай исемендәге Татар филармониясендә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100