news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районы башлыгы боз юлын сынап карарга вәгъдә итте

Анатолий Иванов бәйрәмне районның якты һәм заманча брендларының берсе дип атады.

Мамадыш районы башлыгы боз юлын сынап карарга вәгъдә итте
Николай Михайлов

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Мамадышта IV креатив чаналар фестивале узды. Районда киң күләмле вакыйгага Россиядән генә түгел, чит ил кунаклары да килде. Анатолий Иванов фестивальнең юбилей елында, һичшиксез, таудан шуачагын әйтте. Бу турыда «Нократ» басмасы хәбәр итә.

«SunnуФЕСТ» Халыкара креатив чаналар фестивале кысаларында Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларына биргән интервьюсында киләчәктә фестивальнең инвестицияләр кертәчәген әйтте.

Әмма бүген үк фестиваль үзен башка критерийлар буенча уңышлы проект буларак аклады. Бу яшьләрне күрү һәм аңлау, ишетү һәм тыңлау мөмкинлеге. Анатолий Иванов бәйрәмне районның якты һәм заманча брендларының берсе дип атады.

Журналистлар белән аралашканда ул планнар турында сөйләде, аларны гамәлгә ашыру халыкның тормыш сыйфатын югарырак дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Алар — яшьләр үзәген реконструкцияләү, мәктәпләр һәм универсаль спорт залы төзү, комлык булдыру.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100