Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада 120 спортчы самбо буенча турнирда көч сынашты
Гаскәрләрне Әфганстаннан чыгару көненә багышланган турнир районда икенче тапкыр үткәрелә.
(Кукмара, 9 февраль, «Хезмәт даны»). Кукмараның «Ялкын» спорт комплексында, гаскәрләрне Әфганстаннан чыгару көненә багышлап, самбо буенча турнир үткәрелде. Турнирда Кукмараның «Зилант», Казанның «Батыр», «Ак Барс», Биектау, Уруссу, Чистай, Яр Чаллы, Апас, Нократ Аланы командалары — барлыгы 120 спортчы көч сынашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Спортчыларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Министрлар Кабинетының хәрби хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча Координация советы рәистәше, генерал-майор Рим Мостаев, Әфганстандагы сугыш инвалидларының Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк оешмасы рәисе Альберт Кукаркин, Кукмара районы сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗановлар сәламләп, ярышта уңышлар теләде.
Икенче ел рәттән сугыш кырында һәм туган якларына кайтып һәлак булган әфганчылар истәлегенә республика күләмендә самбо ярышлары үткәрелә. Бүгенге көндә районда 122 әфганчы гомер кичерә. Дүртесе яу кырында, ә кырык бере туган якларына кайткач вафат булган.
«Районда аларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эш алып барыла. Шушы көннәрдә Камышлы авылында истәлек такталары эленәчәк, шулай ук Манзарас җирлегендә дә мемориаль такта ачарга планлаштырабыз, зур максатыбыз ул — сугышчы-интернационалистлар истәлегенә төп һәйкәлне ясап бетерү», — диде Рәшит Шакирҗанов.
Турнирны ачу тантанасында җирлекләрдә хәрби ветераннарның исемнәрен мәңгеләштерүгә куйган хезмәтләре өчен Пчеловод авылыннан Павел Павлов, Березняктан Фазыл Миннеханов, Кәчимирдән Фәнил Сабиров, Казаклар авылыннан Рафил Мифтаховларга Татарстан Координация советының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз