news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән полиция бүлеге хезмәткәрләре чит ил кешеләре сорауларына җавап бирде

Чакырылган халык даими яшәүгә рөхсәтнең чиксез вакытка бирелүен белеп китте.

Чирмешән полиция бүлеге хезмәткәрләре чит ил кешеләре сорауларына җавап бирде
http://nashcheremshan.ru

(Чирмешән, 9 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән»). Россия ЭЭМның Чирмешән районы бүлекчәсендә хокук саклау органнары җитәкчеләре район территориясендә яшәүче чит ил гражданнары белән очрашты. Очрашуда чит ил кешеләрен кызыксындырган башка сорауларга да җаваплар, аңлатмалар бирделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүлекчәнең миграция пункты начальнигы Наилә Мәссарова «Чит ил гражданнарының Россиядәге хокукый хәле хакында» федераль законга 2019 ел ахырында гамәлгә кергән үзгәрешләр хакында аңлатты.

Чакырылган халык даими яшәүгә рөхсәтнең чиксез вакытка бирелүен белеп китте. Аны чит ил гражданина 14, 20 һәм 45 яшькә җиткәч алмаштыру зарур. Болардан тыш, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затларны исәпкә алу кагыйдәләрендәге үзгәрешләргә дә аңлатма бирделәр.

Район прокуроры Фаил Хәйруллин үз чыгышында чит ил гражданнары тарафыннан закон бозулар һәм җинаять кылулар өчен җаваплылык хакында сөйләде.

Бездә чит ил гражданнарын ялган исәпкә кую очраклары бер генә булмады. Чирмешән районы буенча эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Юлдус Билалов бу гамәл өчен җинаять җаваплылыгы каралганлыгын искәртте.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100