Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмәдә Газинур Гафиатуллинның тол хатынына истәлекле билге тапшырылды
102 яшьлек Гыйльмурый Гафиатуллинага бүләкне ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды.
(Бөгелмә, 9 февраль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин эш визиты белән Бөгелмәгә килде. Анда Советлар Союзы Герое Газинур Гафиатуллинның тол хатыны Гыйльмурый Кашап кызы янына килде. Аңа «ТАССР оешуга 100 ел» истәлек билгесен тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бу очрашуда Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин катнашты.
Олы яшьтә булуына карамастан, хезмәт ветераны Гыйльмурый Гафиятуллина гаиләсе тарихын бик яхшы хәтерли. Ул сугышның беренче көнендә үзе туып-үскән Шөгер авылыннан фронтка өч ир-ат киткәнлеге турында сөйләде. Аларның берсе — ире Газинур Гафиятуллин.
1944 елның гыйнварында Газинур дошман дзоты амбразурасын яба. Аңа вафат булганнан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Газинур Гафиятуллин бюсты Бөгелмә Геройлары аллеясенә килүчеләрне беренчеләрдән булып каршы алып тора.
Гыйльмурый Кашап кызына гыйнвар башында 102 яшь тулды. Ул 8 бала тәрбияләп үстерә, балалары аңа 16 онык, 29 оныкчык бүләк итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз