news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатның «Кондырча» ландшафт паркында «БалыкFest» фестивале узды

Анда 50дән артык һәвәскәр балыкчы катнашты.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Нурлатның «Кондырча» ландшафт паркында икенче тапкыр «БалыкFest» фестивале узды. Анда 50дән артык һәвәскәр балыкчы катнашты, дип хәбәр итә «Нурлат хәбәрләре» басмасы.

Беренче категорияле хөкемдар, РФ спорт мастеры Олег Гарипов конкурсның критерийлары демократик иде, балыкчылар ике номинациядә ярышты, диде. Аның берсендә ике кармак белән, икенчесендә бер кармак белән балык тотарга рөхсәт ителгән. Нәтиҗәдә, 49 балыкчы беренче һәм тагын икесе икенче категориядә катнашкан.

Конкурста дүрт хатын-кыз да катнаша. Гөлия Хисмәтуллина «БалыкFest» балык тоту ярышына икенче тапкыр барган, узган ел бишенче урынны яулавын сөйләгән. «Быел яхшырак булыр дип өметләнәбез», — ди ул.

Узган елгы призеры Равил Сәмигуллин балык тоту — ул уңыш, дип саный. «Бәхет кемгә ничек елмая бит? Иң мөһиме — катнашу», — дип искәртте ул.

Иң яхшы балыкчыларны бүләкләү «Кондырча» паркының төп сәхнәсендә узды. Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Быелгы призерларның берсе мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте. Аның белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин та килешә. Ул киләчәктә «БалыкFest» Нурлат бренды булыр, анда бөтен Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән балыкчылар килер, дигән ышаныч белдерде.

Элегрәк «Татар-информ»  агентлыгы «Кондырча» паркын төзекләндерү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты ярдәмендә мөмкин булды, дип хәбәр иткән иде. Илкүләм проектлар 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100