Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат районы хезмәтчәненә ТАССРның 100 еллыгына юбилей басмасы бүләк иттеләр
Бүгенге көндә Нурлат районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 11 кеше яши.
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Нурлат районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны Каим Сәмигуллинны 96 яшьлек юбилее белән котлады. Сугышта катнашучының туган көненә ТАССРның 100 еллыгына чыгарылган юбилей басмасы бүләк ителде. Бу хакта «Дружба» газетасы яза.
Бүгенге көндә Нурлат районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 11 кеше яши. Аларның берсе — Чулпан авылында яшәүче Каим Сәмигулла улы 96 яшьлеген билгеләп үтте.
Ветеранга Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинның котлавын да җиткерделәр. Бүләк ителгән басмада республиканың барлык истәлекле вакыйгалары, шул исәптән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Каим Сәмигуллинга «ТАССРның 100 еллыгы» истәлекле билгесен һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медален тапшыру сурәтләнгән. Тантаналы вакыйга узган елның февралендә узды.
«Туган көнендә шундый кадерле бүләк алуыма бик шатмын», — дип рәхмәт белдерде район башлыгына Кәим Сәмигуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз