news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида Раштуа ярминкәсендә хат ташучыга велосипед бүләк иткәннәр

Галина Паршинаны эштәге югары күрсәткечләр һәм район басмаларына язылу планын үтәгән өчен бүләкләделәр.

Менделеевскида Раштуа ярминкәсендә хат ташучыга велосипед бүләк иткәннәр
«Менделеевск яңалыклары» газетасы

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Менделеевскида Раштуа ярминкәсендә хат ташучы Галина Паршинаны Рәхмәт хаты һәм велосипед белән бүләкләделәр. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» газетасы хәбәр итә.

Район башлыгы Валерий Чершинцев һәм шәһәр советы депутаты Фирдис Абдрахманов югары күрсәткечләр һәм район басмаларына язылу планын үтәгән өчен хат ташучыга велосипед тапшырды.

Галина Паршина мондый бүләк алуы күңелле булуын әйтте. Ул 2012 елдан бирле «Поселок» почта бүлегендә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100