news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын җирле үзидарә органы җитәкчеләре эшчәнлеген бәяләргә чакыралар

Сораштыру аноним һәм аның нәтиҗәләре җирле үзидарә органы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр эшләү өчен кулланылачак.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан халкын җирле үзидарә органы җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыруда катнашырга чакыралар. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанлыларның сораштыруда катнашуы җитәкчеләрнең эшчәнлек сыйфатын объектив бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Сораштыру аноним, һәм аның нәтиҗәләре бары тик гомумиләштерелгән рәвештә кулланыла. Ул җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр эшләгәндә исәпкә алыначак.

Сораштыруны түбәндәге сылтама: https://open.tatarstan.ru/polls/ буенча узарга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot