news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиннур Хөснияр юбилеен туган ягы Биектау районында якташлары белән билгеләп үтте

Язучыны аның иҗатташ дуслары, район җитәкчелеге һәм авылдашлары котлады.

Зиннур Хөснияр юбилеен туган ягы Биектау районында якташлары белән билгеләп үтте
http://biektaw.ru/

(Биектау, 8 декабрь, «Татар-информ», «Биектау хәбәрләре», Галия Илдарова). Биектау районында туып үскән язучы Зиннур Хөснияр үзенең чираттагы юбилеен туган ягында уздырды. Ул Бикнарат авылында туып үскән. Ул үзенең юбилеен район үзәк мәдәният йортында күп санлы укучылары белән бергәләп уздырды.

Күп китаплар авторы Зиннур Зыятдин улы Хөснияр юбилеена багышланган тантаналы кичә алдыннан Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов белән очрашты, аңа яңа эшендә уңышлар теләде һәм үзенең соңгы елларда нәшер ителгән китапларын бүләк итте.

«Коронавирус белән бәйле булган катлаулы шартларда да без үзебезнең укучылар белән элемтәне өзгәнебез юк. Ковид чикләүләрен төгәл үтәгәндә мондый очрашулар зыян китерми. Менә бүген Биектау районы әдәбият сөючеләре белән очрашырга кайттык», — дип сәламләде Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Үзәк мәдәният йорты хезмәткәрләре юбиляр хөрмәтенә зур концерт программасы әзерләгән иде. Сәхнәдән язучының шигырьләре, әсәрләрдән өзекләр яңгырады. Очрашуга районның мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, аерым алганда, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр һәм Зиннур Хөснияр иҗатын яратучы якташлары килгән иде.

Язучыны аның иҗатташ дуслары, район җитәкчелеге һәм авылдашлары котлады.

Татар халкының күренекле язучысы Зиннур Хөснияр «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2001), Ш. Маннур, Ф. Хөсни (2001), Г. Исхакый исемендәге әдәби, М. Сәлимҗанов исемендәге театр (2019), М. Җәлил исемендәге Республика яшьләр (2009) премияләре лауреаты, Татарстанның Язучылар (1990 елдан) һәм Театр әһелләре (2017 елдан) берлекләре әгъзасы булып тора.

Әлеге чарада шигырь укучы балалар арасында уздырыла торган «Җәлил укулары» дип исемләнгән бәйгегә йомгак ясалды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100