news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Сөләйманов: Оешмаларга яшүсмерләрне эшкә алырлык шартлар тудыру кирәк

Cалымнар белән бәйле өстенлекләр һәм дәүләттән субсидия рәвешендә матди ярдәм дә булырга мөмкин, диде яшьләр эшләре министры.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яшүсмерләрне эшкә алырга теләкләре булсын өчен, оешма-предприятиеләргә шартлар тудыру кирәк.

Бу хакта яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов журналистларга Татарстан Дәүләт Советында Яшьләр парламенты утырышы алдыннан әйтте.

«Яшьләрнең һөнәри ориентациясе, эшкә урнаштыру — иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Университетны тәмамлагач, студентлардан, иң элек, „нинди тәҗрибәгез бар“ дип сорыйлар. Берничә юнәлештә эш алып барабыз: беренчедән, төзелеш отрядлары. Берничә ел дәвамында бу эштә яшүсмерләр дә катнаша. Яшүсмерләрне җәйге вакытка эшкә урнаштыру юнәлеше дә бар. Әлбәттә, алар укудан буш вакытта гына эшли ала», — диде Тимур Сөләйманов.

Министр эш белән тәэмин итүчеләр өчен махсус шартлар кирәк, дип саный. «Яшүсмерлек чорында ук үзләренә практикага, стажировкага эшкә алырга кызыктыра алырлык шартлар булырга тиеш», — диде.

Тимур Сөләйманов, яшүсмерне эшкә урнаштыру өчен, оешмаларга өстәмә таләпләр, бурычлар куелуын да искәртте. «Бала үз эше өчен җавап бирми, күбесенчә, әти-әнисе җавап бирә. Шул таләпләрне каплар өчен, эш тәкъдим иткән фирмага ниндидер яңа шартлар, ярдәм тудыру кирәк. Салымнар белән бәйле өстенлекләр һәм дәүләттән субсидия рәвешендә матди ярдәм дә булырга мөмкин», — дип белдерде.

Министр әйтүенчә, болар федераль дәрәҗәдә чишелә торган мәсьәләләр булып тора.

2021 елның гыйнвар-июль айларында 10 587 яшүсмер эшкә урнаштырылган, бу республикадагы яшүсмерләрнең 6,8 процентын тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100