news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен һөнәри ориентация турында конференция уза

15.00 сәгатьтә теләгән һәркем финанс грамоталылыгы буенча мастер-класста катнаша ала.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән татарстанлылар өчен «„Абилимпикс“ һөнәри осталык чемпионатлары технологияләрен кулланып, инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һөнәри юнәлеш бирүнең заманча форматлары» дигән фәнни-гамәли конференция башлана. Бушлай чара онлайн форматта узачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференция бүген иртәнге 10да башлана.

Шуннан соң 15.00 сәгатьтә теләгән һәркем финанс грамоталылыгы буенча мастер-класста катнаша ала. Аны Казан сәүдә-икътисад техникумының социаль-икътисади дисциплиналар укытучысы Анна Солдатова үткәрә.

Мастер-класслар, шулай ук анда ничек катнашу турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100