news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә автомәктәпләр эше һәм имтихан тапшыру кагыйдәләре үзгәрде

Боерык 2021 елның 1 апрелендә үз көченә керер дип көтелә.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Автомәктәпләр уку башланганнан соң биш эш көне дәвамында үзләрендә белем алучы шоферлыкка кандидатлар турындагы мәгълүматны полициягә тапшырырга тиеш булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы шул хактагы боерык проектына сылтама белән хәбәр итә.

Документта билгеләп үтелгәнчә, белешмәләр шәхси мәгълүматлар турындагы законны исәпкә алып тәкъдим ителә. Формалаштырылган төркемнәр турындагы әлеге мәгълүматлар шуннан соң полиция бүлегендә ЮХИДИ бүлекчәләре эшен тәэмин итү өчен билгеләнгән мәгълүмати системага кертелә.

Иске боерыкта да автомәктәпләр үзләрендә белем алучылар турындагы мәгълүматны полициягә тапшырырга тиеш. Әмма моны төркем укуын тәмамлаганчы 30 көннән дә соңга калмыйча эшләргә кирәк иде.

Боерык 2021 елның 1 апрелендә үз көченә керер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100