news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда үзара салым буенча референдумнарда QR-код технологиясен кулланалар

Җирле референдумнар 15 авыл һәм шәһәр җирлеге территориясендә уза.

Татарстанда үзара салым буенча референдумнарда QR-код технологиясен кулланалар
Владимир Васильев

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнарда QR-кодлы технология кулланалар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сөйләделәр.

«Сайлау участокларында «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасына, QR-код кулланып, участок сайлау комиссияләренең тавыш бирү нәтиҗәләре турындагы беркетмәләрен тизләтелгән рәвештә тапшыру технологиясе кулланыла», — диелә хәбәрдә.

  • Иртәнге сәгать 7дә Татарстан Республикасында гражданнарның үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнарда тавыш бирү башланды. Тавыш бирү 15 авыл һәм шәһәр җирлеге территориясендә уза. Сайлау процессы гамәлдәге сайлау законнары нигезендә оештырылган.


news_right_1
news_right_2
news_bot