news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама янгын сүндерүчесе илкүләм бәйге җиңүчесе булып танылды

Леонид Советников 2018 елда да Россия Федерациясенең иң яхшы янгын сүндерү хезмәткәре буларак танылган иде.

Түбән Кама янгын сүндерүчесе илкүләм бәйге җиңүчесе булып танылды
tat.e-nkama.ru

(Казан, 8 декабр, «Татар-информ»). Түбән Кама егете янгынга каршы федераль хезмәтнең беренче отряды вәкиле, 92нче янгын сүндерү-коткару бүлеге командиры Леонид Советников «Россиянең иң яхшы янгын сүндерү хезмәткәре» смотр-конкурсының йомгаклау этабында беренче урын яулады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ноябрь аенда Подольск шәһәрендә узган конкурста Леонид Советников теоретик биремнәр үтәүдә дә, гамәли күнекмәләр башкаруда да югары нәтиҗәләргә ирешкән.

Егет 2009 елда Түбән Кама янгын сүндерү хезмәтенә эшкә урнаша, ә 2010 елда «ТАНЕКО» АҖ объектларын саклау буенча 92нче янгын-коткару бүлеге ачылгач, бүлекчә командиры вазифасына күчерелә.

Сүз уңаеннан, Леонид Советников 2018 елда да Россия Федерациясенең иң яхшы янгын сүндерү хезмәткәре буларак танылган иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100