news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында өстәмә түләүле ял турында аңлаттылар

Эш көне нормага салынмаган хезмәткәрләргә өстәмә түләүле ял өч көннән дә ким булмаска тиеш.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Эш көне нормага салынмаган хезмәткәрләргә өстәмә түләүле ял өч көннән дә ким булмаска тиеш. Шул турыда «Российская газета»га Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында әйттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Хезмәт кодексының 101нче маддәсендәге беренче бүлеге нигезендә, нормага салынмаган эш көне аерым эш режимы булган хезмәт санала. Аның нигезендә аерым хезмәткәрләр, кирәк булганда, үз хезмәт функцияләрен үтәүгә эш вакыты чикләреннән тыш, эпизодлы рәвештә җәлеп ителергә мөмкин. Һәм монда „эпизодлы“ — ул төп сүз», — дип аңлаттылар ведомствода.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында контрольлек итүче һәм суд органнары хезмәткәрне эш вакытының гадәти озынлыгыннан тыш хезмәткә системалы рәвештә җәлеп итүне хезмәткәргә компенсация буларак каралган нормадан тыш эш буларак бәяли ала, диделәр.

Моннан тыш, ведомствода, эш көне нормага салынмаган очракта, россиялеләр гомуми нигездәге ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эштән азат ителә, дип белдерделәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100