news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диетолог россиялеләргә депрессия халәтеннән чыгу ысулларын атады

D витамины дефициты кешеләрне тормышны чынбарлыктагыдан авыррак дип уйларга мәҗбүр итә.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). D витамины дефициты Россия халкын тормышны чынбарлыктагыдан авыррак дип уйларга мәҗбүр итә. Бу хәлне төзәтү ысулларын Sputnik радиосына биргән интервьюсында Самара диетология һәм диетотерапия фәнни-тикшеренү институты директоры Михаил Гинзбург сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

D витамины «кояшлы витамин» дип атала, чөнки аның организмдагы саны туклану рационына гына түгел, ә кояш көннәренә дә бәйле. Россия территориясенең шактый зур өлеше урнашкан төньяк киңлекләрдә кояш аз һәм россиялеләр сезонлы файдалы матдәләр кытлыгыннан ешрак җәфа чигә.

Гадәттә, D витамины кеше сөякләре ныклыгы белән ассоцияләшә. Организмда ул күбрәк булган саен яхшырак, чөнки ул кальций белән сөякләрне ныгыта. Моннан тыш, Гинзбург сөйләвенчә, әлеге элементның тагын бер үзлеге бар, нәкъ менә ул россиялеләр өчен бик мөһим.

«D витамины кытлыгы шартларында без депрессиягә күбрәк биреләбез. Бездә шөбһәләнү дәрәҗәсе югарырак була. Без моны үзебез өчен аңлата алмыйбыз һәм тормыш авыр, проблемалар күп дип уйлыйбыз. Без һәрвакыт начар кәефкә аңлатма табабыз. Тик дөрес аңлатма бирмибез», — дип саный диетолог.

Җитмәгән витаминны тулыландыру начар кәеф проблемасын өлешчә хәл итә алыр иде, дип киңәш итә Гинзбург. «D витаминына булган ихтыяҗны поливитаминлы препаратлар кабул итү белән җиңел хәл итәргә була. Көн саен без 450 халыкара берәмлек (ME) витамин алырга тиеш», — дип саный медицина фәннәре докторы.

Моннан тыш, табиб сүзләренчә, әлеге витамин булган продуктлар санын арттырырга кирәк. Аерым алганда, диңгез балыгы күбрәк ашарга киңәш ителә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100