Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районында үзенчәлекле балалар өчен бәйрәм оештырдылар
Район башлыгы Марат Гафаров бүләкләр тапшырды.
(Чүпрәле, 8 декабрь, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында үзенчәлекле балалар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр өчен бәйрәм тамашасы булды. Чарада 50 дән артык кеше катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әлеге чара Инвалидлар декадасы барышында гына түгел, авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының «Игелекле ишегалды» һәм Россия Федерациясе Президенты грантлары Фонды ярдәме белән «Авылда курчак театры» проектларын тормышка ашыру кысаларында да оештырылды.
Район мәдәният йортына килүчеләрне фойеда чигелеп эшләнгән, бәйләнгән әйберләр, бижутерия һәм башка күп кенә күз явын алырлык кул эшләнмәләре каршы алды. Хәтта, аларның барысын да үз куллары белән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ясаганына ышануы да кыен.
Бу гадәти булмаган бәйрәм программасын «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, психологлар, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре әзерләде.
Чарада район башлыгы Марат Гафаров катнашып, үзенең сәламләү сүзендә балаларга һәм аларның әниләренә язмыш сынавы биргән авырлыкларыны узарга көч, сабырлык теләде. Кыенлыклар алдында бервакытта да югалып калмаска өндәде.
Күңелле тамашадан соң, район башлыгы Марат Гафаров бүләкләр тапшырды, ә бәйрәм чарасы чәй өстәлләре артында дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз