news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге 10 еллыгын билгеләп үтте

Чараның тантаналы өлеше халкыбызның гимнына әверелгән «Безнең ил» җыры белән тәмамланды.

«Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге 10 еллыгын билгеләп үтте
tuganaylar.ru

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 6 декабрьдә «Бәрәкәт» керәшен яшьләре форумының 10 еллыгы билгеләп үтелде. Кичәдә «Бәрәкәт»нең 10 еллык эше тәкъдим ителгән презентация күрсәтелде. Бу турыда «Туганайлар» сайтында хәбәр ителә.

Чарада «Бәрәкәт» яшьләр хәрәкәтененә нигез салучы яшьләр, аның бүгенге активистлары, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Иван Егоров, оешманың ветераннары катнашты.

Керәшен яшьләр хәрәкәтенең барлыкка килүенә ВКонтакте социаль челтәре этәргеч була. 2007 елда ВКонтактеда Антон Байрашев «Кряшены — керәшеннәр» төркеме ача. Әлеге төркем бүгенге көндә дә эшли, анда 5365 кеше тора.

Антонны ул вакытта, керәшеннәр күпме икән, дигән сорау кызыксындыра. Танышып, бер-беребезгә ярдәмләшеп, терәк булып, зур эшләр дә, бизнес та ачып җибәрергә була, дип фикер йөрткән ул вакытта Казан финанс-икътисад университеты студенты Антон.

Яшьләрне кечкенә юбилейлары белән Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров та котлады. Ул яшьләрне киләчәктә дә алга барырга, иҗат итәргә, үрнәк булырга өндәде.

Чараның тантаналы өлеше халкыбызның гимнына әверелгән «Безнең ил» җыры белән тәмамланды. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100