news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы QR-кодның срогы турында аңлатма бирде

Бүген Дәүләт хезмәтләре порталында кодларның срогы кимүе билгеле булган иде.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ковидтан прививка ясаткач бирелә торган QR-кодның гамәлдә булуы вакыты турында аңлатма бирде.

«QR-кодның гамәлдә булу вакыты үзгәрми. Ковидтан прививка ясаткач, Дәүләт хезмәтләре порталында бирелә торган QR-код үз вакытында гамәлдә була. 8 ноябрьдә иртән Дәүләт хезмәтләре порталын кулланучылар QR-кодның гамәлдә булуы вакыты үзгәрүен абайлап алды. Бу Порталда уза торган техник эшләр белән бәйле. Хәзер портал штатлы режимда эшли. QR-кодлар янәдән торгызыла», диелә ведомство хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100