news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» фонды Ливанда шартлау вакытында зыян күрүчеләргә 50 мең доллар акча җибәргән

Әлеге акча азык-төлек җыелмалары һәм торак белән тәэмин итү, шулай ук медицина ярдәме күрсәтү өчен файдаланылачак.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды берничә көндә 50 мең доллардан артык акча җыйган. Акча Ливан халкына азык-төлек җыелмалары һәм торак белән тәэмин итү, шулай ук медицина ярдәме күрсәтү өчен җибәрелгән. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Ике айдан артык элек Ливанның башкаласы Бәйрут шәһәрендә шартлау булды, ул кешеләр үлеменә, матди һәм икътисади яктан гаять зур югалтуларга китерде. Нәтиҗәдә, шәһәрнең тулы бер торак кварталлары зыян күргән, анда яшәүчеләр төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган.

«Зәкят» фонды җибәргән хәйрия акчасына кешеләр тикшеренү һәм дәвалану мөмкинлеге алды. Һәлакәттән соң ике ай узгач та медицина ярдәме актуаль, кайбер зыян күрүчеләрнең җәрәхәтләре җитди һәм озак вакытлы табиб күзәтүен таләп итә», диелгән хәбәрдә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100