Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тәтештә «Форпост» яшьләре Татарстан Конституциясе көненә багышланган акция үткәрде
Активистлар чарада катнашучыларга Татарстан Конституциясе басмаларын таратты.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 6 ноябрьдә Тәтештә «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган акция үткәрделәр
Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы флагы символикасы төшерелгән тасмалар һәм 1926 елгы Татарстан Республикасы Конституциясенең беренче проектын кабул итү тарихы турындагы белешмәлекләр, шулай ук 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясе (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) таратылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз