Түбән Камада шәһәр яны маршрутлары расписаниесе үзгәрә

120, 123, 138нче һәм 106 «З» шәһәр яны маршрутларына үзгәрешләр кертелә.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада 120, 123, 138нче һәм 106 «З» шәһәр яны маршрутларының расписаниесе үзгәрә. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.

9 ноябрьдән 120нче «Түбән Кама-Прости» маршруты буенча автобус хәрәкәте ачыла. Автовокзалдан ул көн саен 6:50 һәм 14:20 сәгатьтә кузгалачак.

Шулай ук 9 ноябрьдән 138нче «Түбән Кама — Берёзовая грива» маршруты хәрәкәте үзгәрә. Кышкы чорда ул Түбән Камадан дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8:40 һәм 15:40 сәгатьтә йөриячәк.

10 ноябрьдән 123нче «Түбән Кама — Смыловка» маршруты сишәмбе һәм җомга көннәрендә автовокзалдан 8:40 һәм 15:40 сәгатьләрдә кузгала.

106 «З» номерлы «Түбән Кама — Дмитриевка» маршруты сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә автовокзалдан 8:00 һәм 13:30 сәгатьләрдә кузгала.