Чистайның ЗАГС бүлегендә «Гаилә дәресләре» үткәрелде

Балаларны гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, гаилә учагының җылылыгын һәм ныклыгын саклау, аерылышу куркынычы барлыкка килгән очракта гаиләне саклап калу кагыйдәләре белән таныштырдылар.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре Чистай шәһәренең Никахлашу сарае базасында «1нче Лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе укучыларына гаилә нигезләре дәресе үткәрде. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Динара Җәләлова никахлашу сарае бинасы тарихы, демографик күрсәткечләр, гаиләнең мәгънәсе, аның кеше тормышындагы аерым роле турында укучылар белән әңгәмә корды, аларны гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, гаилә учагының җылылыгын һәм ныклыгын саклау, аерылышу куркынычы барлыкка килгән очракта гаиләне саклап калу кагыйдәләре белән таныштырды.

Балалар ЗАГС бүлеге архивын, тантаналы чаралар залын бик теләп карады, никах, ата-ана, туучылар саны, үлем-китем һ.б. төп гаилә категорияләрнең асылына төшенде.