news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран һәм бозлавык вакытында саклык чараларын искә төшерәләр

Бүген кичке алтындан иртәнге алтыга кадәр республикада һава торышы начарлануы көтелә.

Татарстанда буран һәм бозлавык вакытында саклык чараларын искә төшерәләр
архив

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе буран һәм бозлавык вакытында саклык чараларын искә төшерә. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Бүген кичке алтындан иртәнге алтыга кадәр республикада һава торышы начарлануы көтелә.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозлавык һәм буран вакытында табаны таймый торган аяк киеме кияргә һәм сак йөрергә киңәш итә.

Машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басмаска, транспортның торышына игътибарлы булырга, ә тукталышларда уткайтаргыч элементлары булган кием кияргә киңәш итә.

Җәяүлеләргә юл аша чыкканда, якында машина булмавын карарга һәм махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгарга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot