news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росстат беренче тапкыр Россиядә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар санын атады

Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы тәмәке тартмаска, көн саен кимендә 400 грамм җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга тиеш.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар 12 процент тәшкил итә. Бу турыда Росстат мәгълүматларына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнар Ингушетиядә күп, анда алар - 48,8 процент. Рейтингның икенче урынында Кырым (29,2 процент), өченчедә Адыгея (28,8 процент) булган.

Бишлеккә шулай ук Чувашия (24,7 процент) һәм Воронеж өлкәсе (24,2 процент) кергән.

Билгеләп үтелгәнчә, бу күрсәткечне 2018 ел ахырында «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында статистик эшләрнең Федераль планына керткәннәр.

Исәп-хисап методикасы буенча,сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кеше тәмәке тартмаска, көн саен кимендә 400 грамм җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга, биш граммнан артык тоз кулланмаска, шулай ук адекват физик активлык белән шөгыльләнергә тиеш. Шул ук вакытта алкоголь куллану ир-атлар өчен атнага 168 грамм күләмендә чиста этанол һәм хатын-кызлар өчен 84 граммнан да артык булмаган күләмдә рөхсәт ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot