Зилә Вәлиева: Хакимият нәтиҗәле эшләсен өчен халык белән даими элемтә кирәк

Республика җитәкчелеге тарафыннан кабул ителә торган барлык төп карарларны җентекләп өйрәнгәндә халык фикере исәпкә алына, дип искәртте ТР Иҗтимагый палатасы рәисе.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда җәмгыять һәм хакимиятнең үзара бәйләнеше югары дәрәҗәдә, бу җәһәттән ул башка төбәкләргә үрнәк булып тора. Республика җитәкчелеге тарафыннан кабул ителә торган барлык төп карарларны җентекләп өйрәнгәндә халык фикере исәпкә алына. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Бу тема һәрвакыт актуаль. Әгәр хакимият нәтиҗәле булырга тели икән, ул халык белән даими элемтәдә булырга тиеш. Әлеге эштә күп кенә конкрет мисаллар бар. Бу республикада яшәүчеләрнең иң актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышуларга актив рәвештә кушылуында, карарлар кабул итүдә катнашуында да ачык күренә», - дип искәртте ул.