news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус аркасында пропуск режимын кабат кертергә җыенмыйлар

Казан Кремлендә җәмәгать транспортында битлек кию режимы үтәлешен тикшерү буенча рейдлар ешаюга аңлатма бирделәр.

Татарстанда коронавирус аркасында пропуск режимын кабат кертергә җыенмыйлар
Рамил Гали

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Хөкүмәтендә Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять аркасында пропуск системасына кире кайту мәсьәләсе хакында фикер алышмыйлар. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Бүгенге көндә пропускларны кире кайтару мәсьәләсе хакында фикер алышулар үткәрелми», — дип белдерде спикер.

Ул Европа илләрендә коронавируска бәйле вазгыятьнең начараюына игътибар юнәлтте, шуның аркасында яңа чикләүләр кертергә туры килә. Татарстанда бул хәлгә юл куймас өчен, республикада яшәүчеләр Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) таләпләрен катгый үтәргә тиеш, дип искәртте Галимова.

«Без битлек һәм дистанция режимын сакларга чакырабыз. Бездә хәзер рейдлар башланды. Бәлки тикшерүчеләрнең җәмәгать транспортында йөрүе кемгәдер ошап та бетмәс. Тагын бер тапкыр кабатлыйм — бу тикшерүчеләргә түгел, безнең һәркайсыбызга кирәк», — диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

Сентябрь рейдлары вакытында Казанда 3 меңгә якын автобус пассажирының битлек кимәве ачыкланган иде. Бу җәмәгать транспортында тикшерүләрне активлаштыруга бер сәбәп булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100