news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама перинаталь үзәге үзенчәлекле коллекциягә ия булды

Җирле фотограф Елена Шәрәфуллина яңа туган балаларны фотога төшерү белән мавыга.

Түбән Кама перинаталь үзәге үзенчәлекле коллекциягә ия булды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама перинаталь үзәге стеналары яңа туган сабыйлар фотосурәтләре белән бизәләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Җирле фотограф Елена Шәрәфуллина, үзе дә ике бала әнисе, яңа туган балаларны фотога төшерү белән мавыга.

Эш дәверендә Елена бик күп матур фотографияләр туплаган, аларны Түбән Кама перинаталь үзәгенә илтергә булган.

Бүген ул даими күргәзмәнең 82 экспонатын бала тудыру йорты белгечләренә тапшырган. Картиналар медицина персоналын һәм, әлбәттә, биредә ятучы хатын-кызларны сөендерәчәк. Шунысын да әйтеп үтик, барлык фотография геройлары да диярлек Түбән Кама бала тудыру йортында дөньяга килгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100