news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта татарлардан беренче су асты көймәсе капитанына багышлап күргәзмә ачылды

2019 елда Ленинград өлкәсендә моңа кадәр исемсез булган борынга Измаил Зәйдуллин исеме бирелгән иде.

Петербургта татарлардан беренче су асты көймәсе капитанына багышлап күргәзмә ачылды
Ренат Вәлиуллин

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). А. И. Маринеско исемендәге Россия су асты көймәләре тарихы музеенда «Боз һәм язмыш бураннары аша. И.М. Зәйдуллин» дип аталган күргәзмә ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәи Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин хәбәр итә.

Күргәзмә су асты һәм һава корабле командирлары хөрмәтенә һәм Измаил Зәйдуллин җитәкчелегендәге Щ-423 су асты көймәсенең бер навигация эчендә Төньяк диңгез юлы белән узуының 80 еллыгына багышланган.

Экспозициядә су асты көймәсе командирының тормышы һәм язмышын сурәтләгән төрле темалар яктыртыла — яшьлек чоры, хезмәт иткән вакытлары, сугыш чоры. Зәйдулиннар гаиләсе архивындагы фотосурәтләр, документлар куелган. «Һәр экспонат Измаил Зәйдуллин шәхесенең формалашу тарихын һәм командир язмышын өйрәнергә мөмкинлек бирә», — ди Ренат Вәлиуллин.

Татарстан Республикасының Даими вәкиллегенең Хәрби-Диңгез Флоты ветеран оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә татарлардан беренче су асты көймәсе капитаны истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш башкарылды.

2019 елның 20 ноябрендә «Ленинград өлкәсенең Кингисеп муниципаль районы территориясендә урнашкан 59°40,5' төньяк киңлеге һәм 28 00 00,9' Көнчыгыш долгасы координатлары урнашкан моңа кадәр атамасы булмаган борынга Зәйдуллин исеме бирелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100