Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Нурсолтан Назарбаев урамы вакытлыча ябылып торачак
Чикләүләрнең сәбәбе — җылылык магистрален төзекләндерү.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Нурсолтан Назарбаев урамында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләп торачаклар. Бу хакта Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вакытлыча уңайсызлыклар 12-31 октябрь көннәрендә булачак. Бу вакытта Нурсолтан Назарбаев урамының 66 нчы йортыннан 60 нчы йортына кадәр өлешендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк, диделәр матбугат хезмәтендә.
Чикләүләрнең сәбәбе — җылылык магистрален төзекләндерү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз