news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин волонтерларга: Сез дөньяны яхшырту өчен зур тырышлык куясыз

Татарстан Дәүләт Советында «Җиңү адымнары» проектына йомгак ясадылар һәм волонтерлык хәрәкәте активистларын бүләкләделәр.

Фәрит Мөхәммәтшин волонтерларга: Сез дөньяны яхшырту өчен зур тырышлык куясыз
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар белән очрашты. Парламент башлыгы активистларга волонтерлык эшчәнлегенә ихлас мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Дөньяны яхшырак һәм игелеклерәк итү өчен сез зур көч куясыз. Сез ярдәмгә аеруча мохтаҗ кешеләргә булышасыз. Күреп торабыз, „Җиңү волонтерлары“ — әләм дә, фирма стиле дә, кычкырып торган лозунглар да түгел. Сезнең эшчәнлек алымнары бик күп һәм сез эшнең яңа формаларын таптыгыз. Болар барысы да чын күңелдән, ихластан эшләнә», — диде хәрәкәт лидерларына Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы Бөек җиңүнең 75 еллыгында волонтерлар башкарган зур хезмәтне билгеләп үтте. Мөхәммәтшин сүзләренчә, яңа коронавирус пандемиясе чорында волонтерлар үзләрен актив күрсәтте. «Республика буенча 5,5 меңнән артык волонтер, дистәләгән партнер, 14 меңнән артык каралган гариза — бу саннар таң калдыра. Бездә сез барган, ризыклар алып килгән, дарулар, балаларга уку өчен гаджетлар белән һәм гомумән кешелекле мөнәсәбәт белән ярдәм иткән кешеләрнең хатлары бар. Бу бәяләп бетергесез», — диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе ышандырганча, республикада алга таба да волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм күрсәтеләчәк. «Сезнең чын йөрәктән, ихлас кылган гамәлләрегез — ул ирекле хезмәт. Бу сезнең өчен зур тормыш мәктәбедер дип уйлыйм. Татарстанда битараф булмаган, күңелләре кушканча эшли торган яшьләр булуы зур бәхет. Киләчәгегез якты буласына ышанам», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советында узган очрашуда «Җиңү адымнары» проектын тормышка ашырганда уздырылган бәйгеләр җиңүчеләрен, шулай ук волонтерлык хәрәкәте активистларын бүләкләделәр.

Татарстанда «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте 5 елдан артыграк дәвам итә. Хәзерге вакытта оешмада 21 меңнән артык активист исәпләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100