Нефтьчеләрдән - тагын бер бүләк

“Ямашнефть” идарәсе Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылындагы “Атау” чишмәсен үзгәртеп корып, тирә-юнен төзекләндерде

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). “Ямашнефть” идарәсе Чирмешән муниципаль районының Иске Үтәмеш авылындагы “Атау” чишмәсен үзгәртеп корып, тирә-юнен төзекләндерде, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.
Су җыела торган коены эченә чүп-чар төшмәслек итеп, түбәсен ябып, тирәсен профнастил белән әйләндереп алганнар. Калын торбадан мул булып аккан су озын улак аша агып, инешкә китә. Ә чишмәгә юл – матур һәм җайлы басма аша.
– Авылыбызда өч зур чишмә бар, ә ваклары исәпсез. Инде менә шуларның икенчесе төзекләндерелде. Тик, корылык булу сәбәпле, 2001 елда яңартылган чишмәбезнең быел суы бетте. Ә мул сулы “Атау” чишмәсеннән халык элек тә өзелмәде, хәзер дә килүчеләр күп, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов.