news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тямаев яңа сезонда Башкортстандагы беренче концертын Кыргыз-Миякәдә куярга тели

Башкортстанда концертлар ноябрь аенда булыр дип көтелә.

Тямаев яңа сезонда Башкортстандагы беренче концертын Кыргыз-Миякәдә куярга тели
Владимир Васильев

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Башкортстандагы беренче концертын Кыргыз-Миякә авылында куярга тели.

«Ноябрь аеннан Башкортстанга керергә исәп бар. Маршрут кәгазьләрен бирәбез, бар проблеманы да чишәбез, диделәр. Беренче концертны Кыргыз-Миякәдә куясы килә. Минем хыял: Кыргыз-Миякә мәйданында рәхмәт йөзеннән бушка концерт кую. Алай килеп чыкмаса, концерт формасында булыр инде. Минем концертны күрә алмыйча калган тамашачы әлегә анда», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Быел март аенда Фирдүс Тямаев Башкортстанның Миякә районында концерты өзелгән иде.

Җырчы Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шафикова белән очрашуы турында сөйләде. «Ул бик гади ханым булып чыкты, Аңлаштык. Бик матур, гади әңгәмә булды, рәхмәт. „Фирдүс, төрле вакытлар була, бөтен мәсьәләне чишәрбез“, — диде ул», — дип сөйләде артист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100